news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы күпфункцияле үзәк төзелә башлаячагын әйтте

Биредә татар балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, спорт залы булачак.

(Апас, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Кичә Апас районы Иске Әнәле халкы авыл уртасындагы яңа, матур, чиста клубка җыелды. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләрен карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште, агымдагы елда башкарылачак эшләр белән таныштырды, дип яза җирле басма.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан сорау нәтиҗәсендә, өстәмә бирелгән 27 миллион 500 меңгә күпфункцияле үзәк төзүне башлыйбыз. Биредә татар балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, спорт залы булачак. Эш урыннарын районыбыз яшьләренә бирәбез. Шушы ук урамга асфальт юл да керәчәк, - диде район башлыгы. Халык соравы буенча авыл эчендәге чишмәнең әйләнә-тирәсен төзекләндерүгә ярдәм итәчәген дә белдерде. Аннан соң барлык халык белән бергәләп беренче нигез ташы салуда катнашты. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл мулласы Мостафа хәзрәт Идиятуллин Коръән аятьләре укып, изге эш башлауга дога кылдылар.

– Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Өр-яңа балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук спорт залы да булачак. Ике бала анасы буларак мин бик шат. Ана телебездә, гореф-гадәтләрне саклап тәрбияләнәчәк һәм укыячак безнең балаларыбыз. Район башлыгына, әлеге эштә катнашучы һәрберсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Саёра Шәйхиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100