Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы башлыгы "Безнең заман" җиңүчеләрен бүләкләде
“Свияга” агрофирмасының эшче яшьләре командасы суперфиналга чакыру алды.
(Апас, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов "Наше время – Безнең заман" җиңүчеләрен тәбрикләде. Аларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Апасның “Свияга” агрофирмасының талантлы яшьләре "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗат республика фестиваленең Казанда үткән зона турында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулады.
Яшьләр “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Минута славы”номинацияләрендә чыгыш ясап, осталыкларын күрсәтте. Фестиваль районның эшче яшьләре арасында яңа талантлар ачты. Хезмәттә танылган егет-кызларыбыз сәхнә тормышында да үзләрен сынадылар.
Апас яшьләре үзләренең чыгышлары белән башкала сәхнәсен шау-гөр китереп, хореография номинациясендә 2 урынга, вокал-дуэт номинациясендә 1 урынга, вокал ансамбль номинациясендә 3 урынга, “Минута славы” номинациясендә 3 урынга лаек булды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, “Свияга” агрофирмасының эшче яшьләре командасы икенче урынга ия булып, суперфиналга чакыру алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз