news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Балтай, Каратун җирлекләрендә ветераннар белән очрашулар башланды

Район буенча барлыгы 24 сугыш ветераны, Ленинград блокадасын кичергән ике өлкән кеше яши.

(Апас, 8 апрель, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина.) Апас районында буенча барлыгы 24 сугыш ветераны, Ленинград блокадасын кичергән ике өлкән кеше яши. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Утны-суны кичеп михнәтләрне күп күргән, бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәшкән өлкәннәребез һәрчак игътибар үзәгендә, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус комиссия “Язгы мәрхәмәтлелек“ акциясе кысаларында, ветераннарыбыз янында булып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышып йөрделәр.

– Район башлыгы Карары нигезендә өлкәннәр янында даими булабыз. 1 апрельдән соң очрашулар тагын да ешаеп китә. Һәр килүебезне көтеп тора алар. Саннары да елдан-ел кими бара, хөрмәтләп, кадерләп каласы иде аларны, – диде Луиза Сафина.

Очрашулар Балтай, Каратун җирлекләрендә яшәүче ветераннар белән башланып китте. Югары Балтай авылында сугыш һәм хезмәт ветераннары икәү. Шәүкәт абый Хатыйпов Җиңү язын Прибалтикада каршылый. Ике тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. Тормыш иптәше, 47 ел укытучы булып эшләгән Рауза апа белән 67 ел бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Балалары, оныклары белән горурланып яшиләр. Әле яңа гына Шәүкәт абый үзәк хастаханәдә сәламәтлеген ныгытып кайткан. Районыбыз табибларына да, район җитәкчелегенә дә бик рәхмәтле 93 яшьлек ветеран.

Бу авылның тагын бер хөрмәтле ветераны Хәлилрахман абый Фәйзрахманов та бүгенге тормышыннан канәгать. Улы, килене тәрбиясендә, оныклары шатлыгына сөенеп яши ул. Ил-көн хәбәрләре белән дә танышып бар нәрсәдән хәбәрдар булып яши.

– Җирле җитәкчеләр дә гел хәлемне белеп торалар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәтемне ирештерегез. Бәйрәм саен күчтәнәчләр белән сөендереп тора, – диде ул.

Каратун авыл җирлегендә сугыш ветераны берәү генә калган. Хәйрулла абый Шәвәлиев Румыния, Болгария, Югославия җирләрен кичеп Җиңү якынайткан ветеран.

– Җиде ел хезмәт иттем, күрмәгән калмады. Шулай булса да Ходай исәнлек биргән, шушы көннәрне күрергә язган, – диде ул.

Ветераннар белән очрашулар дәвам итә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100