news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы балалары Кырымга ял итәргә китте

Барлыгы 46 укучыны Кырымга озаттылар.

(Апас, 10 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Кичә Апас районының уку алдынгылар, спортсменнары, барлыгы 46 укучы Кырымга ял итәргә китте. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр газиз балаларын озатырга шатланып та, дулкынланып та килгәннәр иде, дип яза район газетасы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин балаларга тәртипле булуларын, чыныгып, ял итеп, укырга яңа көч туплап исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләргә сабыр булып, газизләрен шушы урында шатланып каршы алырга әзерләнеп торуларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot