news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Аюкөйдергән клубына яңа аппаратура бүләк ителде

Клубка "Ак барс банк" ярдәме белән 65 меңлек аппаратура бүләк ителде.

(Апас, 25 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы Аюкөйдергән авылы клубында район башлыгы халык белән очрашты, дип яза җирле басма.

Шулай ук клубка "Ак барс банк" ярдәме белән 65 меңлек аппаратура бүләк ителде. – Авылыгыз бик матур, клубыгыз да чиста. Шулай чиста, пөхтә итеп саклагыз. Клубыгыз һәрвакыт ачык булсын, җырлап- биеп яшәгез,- диде район башлыгы.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле биюләре белән авыл халкын ял иттерделәр. – Өр-яңа аппаратураны бик шатланып алдык. Безгә бик кирәкле әйбер. Киләчәктә җырлап-биеп кенә яшәрбез, - ди клуб мөдире Гүзәлия Шакирова. Авыл халкы район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерде.

– Безнең авыл халкы бик эшчән. Һәр хуҗалык күп итеп терлек асрый. Халыкка икмәк, печән, салам бирелде. Җитәкчебез Илшат Вахитовка рәхмәт. Гомумән, юлыбыз, газыбыз, утыбыз бар. Авылыбыз кечкенә шәһәр кебек. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - диде Гөлфизә апа Зыятдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100