news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас район судында акча урлаучы хөкем ителде

Ул тулысынча гаепле дип табылды һәм ирегеннән мәхрүм ителде.

(Апас, 18 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас район судында акча урлаучы хөкем ителде, дип яза җирле басма.

Район судында 1969 елгы ир-атка карата ачылган җинаять эше каралды. Ул 27 сентябрьдә 17 сәгатьләр тирәсендә салмыш килеш, бер йортка керә һәм 5 мең сум акча урлап чыга.

Судта ул гаебен тулысынча таный. Кылган гамәлләре өчен үкенүен белдерә. Шулай да җәзаны җиңеләйтүче сәбәпләр табылмады. Суд аны яңадан тәрбияләр һәм төзәлер өчен җәмгыятьтә читләштерергә дигән карарга килде. Ул тулысынча гаепле дип табылды һәм ирегеннән мәхрүм ителде. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot