news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас район Судына яңа рәис билгеләнде

Лилия Гафиатуллина бүгенге көнгә кадәр Кама Тамагы районының җәмәгать судьясы булып эшләгән.

(Апас, 6 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас район суды рәисе итеп Лилия Фәрит кызы Гафиатуллина билгеләнде, дип яза җирле басма.

Чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов, Республиканың Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, прокуратура, полиция, тикшерү комитеты җитәкчеләре, күрше район судьялары катнашты.

Лилия Гафиатуллина Югары Ослан районында туып-үскән. Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлаган. Бүгенге көнгә кадәр Кама Тамагы районының җәмәгать судьясы булып эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot