news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һава торышын дәфтәргә теркәп бара

15 гектарда язгы чәчү эшләре башкарылган инде

  (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин көндәлек һава торышын үзенең аерым дәфтәренә теркәп бара.

"2000 елда язгы чәчүгә район 10 апрельдә үк чыкты. Ул корылыклы елның нәтиҗәләре әле дә үзен сиздерә. 2011 елда язгы кыр эшләре 24 апрельдә башланды. 2012 елда беренче агрегатлар басуга 28 апрельдә чыккан. 2013 елда басуларда эш 19 апрельдә үк башланган. 2014 елда 14 апрельдә Әҗемдә язгы бодай чәчүгә керештек. Быел басуларда язгы чәчүгә Әлмәндәрдә 19 апрельдә чыктык, 8 гектарда арпа чәчтек. Яңгырлы-карлы көннәр бу эшне өзде, 28 апрельгә 15 гектарда язгы чәчү эшләре башкарылды", – дип белдерә ул “Йолдыз” басмасына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100