news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкованы искә алдылар

Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкованы искә алдылар
Фото: "Апас-информ" сайты

Апас районының Тутай авылында мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 118 ел тулу уңаеннан «Калфаклы сандугач» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта «Апас-информ» яза.

Әлеге чара музей, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды, дип хәбәр итә музей җитәкчесе Гөлсия Гайнуллина.

Кунакларга Моңсарага багышланган фильм тәкъдим ителде, аның турында истәлекләр күргәзмәсе әзерләнгән иде. Биредә Апастан Рәмис Ногманов, Миләүшә Вәлиуллина, Кызыл Таудан Мәрьям Хәерова һәм гомумән, Сара Садыйкова белгән якыннан аралашкан башка якташларның истәлекләрен яңарттылар, аның җырларын җырладылар. Кичә композиторга багышланган шигырьләр, истәлекләр барлау, җыр-моңнар, гармун көйләре белән узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100