Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының туган көне һәм физкультурачылар көне билгеләп үтелде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Апас районында бүген икеләтә бәйрәм: 10 август – Апас районы оешкан көн һәм физкультурачыларның һөнәри бәйрәмнәре. Бу уңайдан район мәдәният йортында «Апасым-гомер бишегем» исемле бәйрәм чарасы узды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Физкультурачылар, тренерлар, спорт сөючеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылады. Бәйрәм чарасында районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче райондашлар, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү юнәлешендә хезмәт куючы остазлар хөрмәтләнде. Бер төркем райондашлар ГТО билгеләрен алды.
Райондашларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина котлады.
Мәдәният хезмәткәрләре матур бәйрәм концерты оештырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз