news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районының «көмеш волонтерлары» сәяхәттә булып кайтты

Апас районының Сания Сафиуллина җитәкчелегендәге бер төркем өлкәннәре Марий Эл Республикасына сәяхәт кылды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Сәяхәтебез бик эчтәлекле һәм күңелле булды. Йошкар-Ола шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштык, үзебезгә бик күп мәгълүматлар тупладык һәм матур тәэсирләр белән кайттык», - дип уртаклашты өлкәннәр.

Алар сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәтүләре өчен район хакимиятенә, райондашларга олы рәхмәтләрен белдерә.

Көмеш волонтерлар бүгенге көндә үз теләкләре белән изге һәм бик кирәкле эш башкара. Алар 10 ай дәвамында хәрбиләр өчен тактик носилкалар, сумка-янчыклар, госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр тегеп, гуманитар ярдәм күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot