Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының Каратун мәдәният йортында балалар чулпы ясадылар
Апас районының Каратун мәдәният йортында балалар өчен мастер-класс оештырылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Туган телем — Апас мирасы» проекты кысаларында татар халкының гореф-гадәтләре, бизәлеш серләре һәм район тарихы турында кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләделәр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Соңыннан балаларга чулпы ясау буенча остаханә тәкьдим ителде. Һәр бала үз куллары белән чулпы ясады һәм эшләнмәләрне үзе белән истәлеккә алып китте.
Исегезгә төшерәбез, Үзәк китапханә Рәис Рөстәм Минниханов һәм Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан игълан ителгән проектлар конкурсында җиңү яулады. Әлеге проект кысаларында мәдәният йортларында, китапханәләрдә чигү, чулпы ясау буенча мастер-класслар оештыралар, яшьләрне татар теле, район тарихы һм гореф-гадәтләре белән таныштыралар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз