news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районының Биеш мәктәбендә волейбол ярышлары узды

Апас районының Биеш мәктәбендә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 15 нче тапкыр волейбол турниры уза. Уеннарга барлыгы 17 команда килгән. Шулай ук Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән районнарыннан да волейболчылар көчләрен, җитезлекләрен сыный. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

«Мәктәбебездә әлеге киң күләмле волейбол турниры 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Алдагы елларда әлеге ярышларда 5-6 команда гына катнашса, соңгы өч елда без аны зона күләмендә үткәрәбез. Бик яратып киләләр. Ярышлар бик матур, тантаналы төстә башланып китте. Бүләкләребез дә бар. Спортчыларны ашату-эчертү дә оештырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншинның килеп тәбрикләве дә зур дәрәҗә булды», - диде мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов.

Ярышта катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде һәм Зөфәр Зәмдихановка истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Уеннарны үткәрүдә иганәчелек күрсәткән Рашат Сөләйманов һәм Николай Какунин да район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тантанада районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot