Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районының Аюкөйдергән авылында алтынчы тапкыр Авыл көне узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Апас районының Аюкөйдергән авылында алтынчы тапкыр Авыл көне узды. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.
Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Апас якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Марат Нуриев һәм бик күп кунаклар катнашты.
«Аюкөйдергән кечкенә генә авыл булса да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биредә тырыш, эшчән халык яши. Алар эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтем», – диде район башлыгы.
Марат Нуриев та бәйрәм белән котлады, туган авылы өчен җан атып яшәүче Зөфәр Имамовка Рәхмәт хаты тапшырды.
«Туган авылымда алтынчы ел рәттән авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән авыл көне уза. Барысына да рәхмәтемне ирештерәм», – диде туган авыл өчен янып торучы Гөлүсә Сөнгатуллина.
Бәйрәм милли уеннар белән, күңелле җыр-биюләр белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз