news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районыннан Илфир Сәлахов махсус хәрби операциядәге якташларына УАЗ машинасы тапшырды

Апас районыннан Илфир Сәлахов махсус хәрби операциядәге якташларына УАЗ машинасы тапшырды
Апас районы матбугат хезмәте

Апас районында беренче көннәрдән үк үз якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүче битараф булмаган кешеләр шактый. Шуларның берсе – Морзалар авылында яшәүче Илфир Сәлахов.

Районның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына сөйләүләренчә, ул махсус операция зонасындагы якташларына озату өчен шәхси УАЗ автомобилен ремонтлаган. Тиздән аны хәрбиләр кабул итеп алачак.

«Махсус хәрби операция зонасындагы безнең солдат һәм офицерлар батырлык үрнәге күрсәтә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп Ватанны саклый. Без егетләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Мин аларга булышлык күрсәтүне алга таба да дәвам итәчәкмен», - диде Илфир Сәлахов.

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин актив гражданлык позициясендә торганы һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәткәне өчен аңа рәхмәт белдерде.

«Районыбызның шундый намуслы һәм җаваплы кешеләргә бай булуына шатмын. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга өзлексез ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә чакырам», - дип искәртте Җиһаншин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, ул тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында алырга яки 117 телефонына шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100