news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районындагы гаиләгә махсус операциядәге улының батырлыгы өчен рәхмәт белдерелгән

Апас районындагы гаиләгә махсус операциядәге улының батырлыгы өчен рәхмәт белдерелгән
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы Багыш авылында гомер итүче Наилә апа һәм Габделгазиз абый Фәсхетдиновларга уллары Рәмис хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты килгән. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.

Рәмис Фәсхетдинов хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып киткән иде. Шушы вакыт эчендә ул үзен кыю, курку белмәс егет итеп танытты.

«Каты бәрелешләр вакытында улыгызның тәвәкәллеге, хәлиткеч шартларда югалып калмавы аркасында бик күп хәрбиләр кайнар ноктадан эвакуацияләнде, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелде, бик күп хәрбиләрнең гомере саклап калынды. Батыр, кыю ир-егет тәрбияләвегез өчен Сезнең алда башыбызны иеп, рәхмәтебезне белдерәбез. Улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз!», - диелгән әлеге хатта.

news_right_1
news_right_2
news_bot