Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында яңа мөхтәсиб сайланды
20 февральдә Апас мөхтәсибәтендә район имамнарының хисап-сайлау киңәшмәсе булды. Утырыш Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, шулай ук Апас районы имамнары һәм абыстайлары катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә яңа имам-мөхтәсиб сайлаудан гыйбарәт булды. Моңа кадәр Апас районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе һәм Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарган Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов кандидатурасын бертавыштан хуплап, район имамнары аның яңа җаваплы вазифада компетентлы булуына һәм җаваплылыгына ышанычларын белдерде. Хәзерге вакытта Апас мөхтәсибәтендә 58 мәчет исәпләнә, шуның 3се район үзәгендә – Апас бистәсендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1999нчы елдан Апас районы имам-мөхтәсибе булып 27 ел дәвамында әлеге вазифада Мирхәт хәзрәт Җамалиев хезмәт итте. Равил хәзрәт Зөфәров Мирхәт хәзрәткә күпьеллык намуслы хезмәте һәм районда исламның асыл кыйммәтләрен ныгытуы өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде. Мөфти урынбасары Мирхәт хәзрәтнең хезмәтләрен бәяләп аңа Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медален тапшырды.
- Апас районының яңа имам-мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов 1990нчы елда Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә дөньяга килә. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария факультетында югары белем ала. 2017нче елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый һәм ветеринария фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Аннары, 2018нче елдан 2022нче елга кадәр, Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә белем ала. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында «Теология» юнәлеше буенча белем алуын дәвам итә. 2021-2023нче елларда район мәчетләрендә ислам нигезләре мөгаллиме булып эшли.
Җыелыштан соң барлык катнашучылар һәм кунаклар район ифтарына юнәлде. Әлеге чарада 450ләп кеше катнашты: район имамнары һәм абыстайлары, аксакаллар, волонтерлар, эшмәкәрләр, табиблар һәм төрле оешма җитәкчеләре, район мәчетләренең актив мәхәллә әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз