Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында Үтәмеш авылы мәчетенең 30 еллыгын үткәрделәр
Апас районында Үтәмеш авылында «Закир» мәчетенең 30 еллыгын уздырдылар. Бу хакта «Апас-информ» яза.
Үтәмеш авылы мәчете 1995 елның 15нче ноябрендә ачылган. Мәчет «Победа» колхозы җитәкчесе Әнәс Сираҗиев, Хәертдин Сәлахов, Илгиз Мәрдәнов һәм башка авылдашлар тырышлыгы белән салынган.
Тарих битләреннән күренгәнчә, 1920-1937нче елларда Закир Габдеҗаббар улы Мөштәриев Үтәмеш авылында мулла булып тора. (»Гасырлар сагындагы манаралар» китабыннан). Мөштәриевлар ишле һәм күренекле гаилә булуын Казандагы шундый ук исемле урам булуы раслый.
1912нче елда Үтәмеш авылында 738 кеше яшәгән, бүгенге көндә исә 62 кеше генә калган. Шулай булуына карамастан, мәчет манарасыннан матур итеп азан яңгырый, намазлар укыла.
Бәйрәмдә район җитәкчелеге вәкилләре, имам-мөхтәсиб, күрше-тирә авыл имамнарының һәм авыл халкының әлеге чарада булуы моңа зур дәлил булып тора.
«Имам-хатыйб Рәшит хәзрәт Сәлаховка, аның ярдәмчеләренә Аллаһның чиксез рәхмәте булсын. Ил-көннәребез имин, тормышларыбыз матур, халкыбыз динле, мондый шатлыклы чаралар күбрәк булсын», – дип язылган «Апаста дини хәят» телеграм каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз