news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды

Апаста «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы район мәдәният йортында гала-концерт белән тәмамланды.

Ике көн дәвамында җиде муниципаль районнан: Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтештән килгән 1700дән артык бала жюри әгъзаларына «Хореография», «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте. Катнашучылар барлыгы 240ка якын номер әзерләгән.

Зона турының гала-концертын ачып җибәргәндә яшь артистларны, аларның педагогларын һәм әти-әниләрен, чараны оештыручыларны дәрәҗәле кунаклар – хакимият органнары, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре сәламләде.

«Йолдызлык» фестивале – ул аерым бер тормыш. Балалар призмасы аша караганда, бу – хезмәт, талант, үҗәтлек. Фестиваль талантлы балаларга тормышка билет бирә», - дип белдерде гала-концертны ачу тантанасында Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.

Ул әлеге фестивальгә нигез салган ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка рәхмәт белдерде.

Апас районы – фестивальнең зона этаплары маршрутында соңгы нокталарның берсе. 27 февральдән бирле зона этаплары Әлмәт, Сарман, Әгерҗе, Аксубай, Лаеш, Кукмара шәһәрләрендә узды. Соңгы зона этабы Яшел Үзәндә булачак. Фестивальнең суперфиналы 11-16 апрельдә Казанның «Уникс» комплексында узачак. Марафон 23 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерты белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot