Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин вафат
Апас районы Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин вафат булган. Аңа 101 яшь иде. Бу хакта «Апастово-информ»да Ләйлә Шиһабиева яза.
Ул гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы булган.
Зиннәт абый Хәйруллин 1941 елның 25 августында фронтка китә, беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү янында барган сугышларда ала.
«Мин катлаулы тормыш юлы уздым. Балачагым үзгәрешләр, коллективлашу, колхозлашу чорына туры килде. Мәктәптә тырышып укыдым. Түләп уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, техникумны тәмамламыйча, колхозга эшкә кайттым. Юл буенда арыш урган чакта атлы авылдашыбыз миңа сугышка повестка китерде. Әни мине озатканда елый-елый кулын болгап калды», - дип искә ала иде Зиннәт абый.
Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Беларусь, Польшаны азат итүдә катнаша ветеран. Сугыш тәмамланганда Балтыйк дингезе янында Кенигсберг шәһәрендә була, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.
«Фронтка терлек ташый торган вагоннар белән озаттылар. Ул чакта Мәскәү янында каты сугышлар бара иде. Җиңүне дә, югалтуларны да күрдек. Сугыш беткәч тә 2 ел хезмәт иттем», - дип сөйли иде ул. Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
«Соңгы көннәргә кадәр Зиннәт абыйның хәтеренә, камил акылына, төгәллегенә, тарихны яхшы белүенә, тормышны яратуына сокландык. Үткәннәр хакында озаклап сөйли иде. Аның һәр җөмләсе төзек, мәгънәле һәм тулы. Вакыйгалар, мәгълүматлар төгәл, ачык, аңлаешлы иде. Тормышны сөеп, яратып, һәр көненнән тәм табып яши белде. Уллары, оныклары аны кайгыртып кына торады. Күңеле тулып ташыганда Зиннәт абый кулына каләм алды. Ул район газетасының һәм республика басмаларының актив хәбәрчесе дә иде», – диелгән хәбәрдә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зиннәт Кәлимулла улы Хәйруллинның балаларының, якыннарынын, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз