news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында актриса Асия Хәйруллинаны искә алдылар

Апас районында актриса Асия Хәйруллинаны искә алдылар
apastovo.ru

Апас районының Түбән Барыш авылында актриса Асия Хәйруллина музеенда очршау булды. Бу хакта «Апас-информ» газетасы яза. 

Музей белән танышырга, хатирәләрне яңартырга дип мәшһүр артистканың шәкертләре кайткан иде.

Атаклы актриса якты образлар тудыру белән бергә, татар сөйләмен өйрәнүгә, аның дөрес яңгырашын ныгытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул үзеннән соң талантлы актерлар, режиссерлар, җырчылар, дикторлар тәрбияләп калдырган. Артистканың шәкертләре матур истәлекләре, җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, укытучыларын бик күп мактау сүзләре белән телгә алдылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен багышладылар.

Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, мәдәният йорты мөдире Ләйсән Зарифуллина кунакларны музей һәм андагы экспонатлар белән таныштырып үттеләр, артистканың авылда узган балачак еллары турында мәгълүматлар китерделәр, авылдашлары белән горурлануларын белдерделәр.

«Асия апа безнең өчен укытучы да, сәхнә йолдызы да, шул ук вакытта үз әниебездәй якын кеше дә иде», – дип искә алдылар артистканы шәкертләре.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot