news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районына «Бердәм Россия» партиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәяси Советы президиумы утырышында Апас районына «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлеге Рәхмәт хаты хәрби берләшмәләргә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәм мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәткән өчен бирелде. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе үзенең 21 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уңайдан район башлыгы Айрат Җиһаншин фикердәшләрен котлап, район халкына рәхмәтен белдерә һәм гуманитар ярдәм туплауда халыкның зур өлешен билгеләп үтә.

«Апас районы «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сезнең белән берлектә кылган изге гамәлләр җиңүгә өлеш булып барып ирешсен иде, хөрмәтле райондашлар. Бүгенгедәй бердәм булыйк, апаслылар!», - ди район башлыгы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100