news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк

Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк
Фото: https://apastovo.ru/

Апас районы Югары Ындырчы җирлеге территориясендә кошчылык фабрикасы төзеләчәк. Җитәкчеләр белдергәнчә, әлеге фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла. Шулай ук 325 кешене эшле итәчәк. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Шушы уңайдан районга «Ак Барс» холдингының генераль директоры Иван Егоров килде.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләрне каршы алды һәм районга инвестиция алып килүләре өчен рәхмәтен белдерде.

«Район үсеше өчен бик зур төзелешкә старт бирелде. Халыкка эш урыннары булачак. Тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Бергә-бергә эшләргә булсын», - диде ул.

Төзелеш башланачак җирдә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев изге догаларын ирештерде һәм корбан чалынды. Шулай ук Сергий атакай Грязнов та изге теләкләрен ирештерде һәм төзелеш урынын изгеләндерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100