news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Ясаклы Барыш авылы халкы мәдәният хезмәткәрләре белән әдәби ярышта көч сынаша

30 ноябрьдә Апас районы Ясаклы Барыш авылы мәдәният йортында авылда яшәүчеләр белән мәдәният хезмәткәрләре арасында «Аулак өй - көрәш» бәйгесе планлаштырыла. Бу хакта «Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова хәбәр итә.

Бу көннәрдә авыл халкы «Татар әдәбиятында ана образы» дигән темага әдәби әсәрләр укый, йолалар өйрәнә. Авыл халкы Апас, Кама Тамагы муниципаль районнарының мәдәният хезмәткәрләре белән ярышачак.

Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot