news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы хәрбие Батырлык ордены белән бүләкләнде

Апастан батальон командиры, майор Булат Бәдретдинов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул узган ел октябрь аеннан бирле хәрби операциядә катнаша. Хезмәте буенча бронь алу мөмкинлеге булса да, Булат хәрби операциядән читтә калмады. Иң беренче сафларда ук махсус хәрби операция зонасына китте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Райондашыбызның намуслы хезмәте турында әледән-әле хәбәрләр ишетеп тордык. Инде менә якташыбыз алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде», диелгән хәбәрдә.

«Улыбыз белән чиксез горурланабыз. Бик нык яратабыз. Аның туган якларыбызга исән-сау, Җиңү белән кайтып җитүен зарыгып көтәбез», - диләр әти-әнисе Фәнис абый белән Лилия апа һәм дәү әнисе Гөлфия апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100