news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Урта Балтай авылында хәрбиләргә чәкчәк пешерделәр

Апас районы Урта Балтай авылында хәрбиләргә чәкчәк пешерделәр
Фото: https://apastovo.ru/

Апас районы Урта Балтай мәдәният йортында уңган апалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен чәкчәк әзерләде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Татлы ризыклар Гөлгенә Сөләйманова һәм Ландыш Мингалиева тырышлыгы белән әзерләнгән.

«Хәрбиләрнең өйләреннән еракта баллы ризыклар да ашыйсы киләдер. Һәр ярдәм барган саен шулай өй ризыклары әзерләп җибәрәбез. Ватан өчен көрәшүче ир-атларыбызның туган якларга исән-имин кайтуларын телибез», - диде мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot