Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы умартачылары үзләре арасында иң тәмле бал җитештерүчене ачыклаган
Апас районы умартачылары Бал спасы көнендә очрашып, күңелле бәйрәм оештырган. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.
Районда умартачыларның үз җәмгыятьләре бар. Алар бер-берсе белән фикер алышып, тәҗрибә уртаклашалып эшли. Умартачыларның бал уңышы өлгергән чорда, нәкъ Бал спасы көнендә, эш нәтиҗәләрен барлап бәйрәм уздыру матур традициягә әверелгән.
Быел да алар Апасның матур табигать кочагына – Яр буена җыелып, күңелле чара үткәргәннәр. Хәләл, мул табын артында сөйләшеп, умарта кортларын тәрбияләү, сыйфатлы бал җитештерү серләре хакында сөйләшкәннәр, төрле бәйгеләр, күңелле спорт уеннарында катнашканнар. Барыннан да бигрәк үзләре арасында иң тәмле, иң сыйфатлы бал җитештерүче умартачыны да ачыклаганнар. Бәяне үзләре үк биргән
Районның якынча 20 умартачысы үзенең беренче бал уңышын тәкъдим итеп, бәя алды. 1 урынны Апастан Рифкать Абзалов, 2нче урынны Апастан Марсель Мотыйгуллин, 3 урынны Тутайдан Фәрит Сибгатуллин ия булды.
Җиңүчеләргә иганәчеләр – шәхси эшмәкәр Рөстәм Нурмиев һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык җитәкчесе Рамил Гатауллин тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төп җиңүче Рифкать абый Абзалов Күчмә Кубокка ия булды», - дип хәбәр итте «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый берләшмәсе Советы әгъзасы, районның умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гатауллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз