news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Тәүгелде авылында батырлар истәлегенә яңа обелиск ачылды

Апас районы Тәүгелде авылында батырлар истәлегенә яңа обелиск ачылды
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы Тәүгелде авылында батырлар истәлегенә яңа обелиск ачылды. Бу уңайдан авылда тантаналы чара узды. «Апастово-информ» шул хакта хәбәр итә.

Биредә Резедә Төхвәтуллина җитәкчелегендәге Олы Бакырчы мәктәбе укучылары «Батырларның даны мәңгелек» дип исемләнгән чыгышын тәкъдим итте. Тарих укытучысы Илфат Садриев сугыш һәм тыл ветераннарын искә алды. Батырлар хөрмәтенә чәчәкләр куелды. Балалар тынычлыкның символын тасвирлап ак күгәрченнәр дә ясаган, үзләре белән төрле төстәге шарлар да алып килгән иде. Тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен башларын салган якыннарының мәңгелештерелгән исемнәрен барлады.

Обелиск ачу тантанасы дулкынландыргыч һәм истә калырлык булып узды. Бәйрәм тантанасына авыл халкы бердәм булып җыелды. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та катнашты. Кайнар чәй, тәмле коймаклардан авыз итү мөмкинлеге дә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot