Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районы Морзалар авылында яшәүчеләр хәрбиләргә маскировкалау челтәре үрә, токмач кисә

Апас районы Морзалар авылы мәдәният йорты кичләрен гөр килеп тора. Авыл хатын-кызлары җыелышып махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм өчен томач басып кисә, маскировкалау челтәре үрә, шәм ясый. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында хәбәр ителә.
«Ярдәм янәшә» акциясе турында хәбәр бирүгә авыл халкы бердәм булып җыелышып килгән. Көн дә унбишкә якын хатын-кыз бердәм булып, кичке алтыдан унга кадәр эшкә йөргән кебек йөри. Үзләренә эш кораллары белән йомырка, он алып килгәннәр.
«Ике көн күп итеп басып, токмач кистек. Авыл халкы белән җыелышып маскировкалау челтәре үрдек. Шулай ук халыктан иске челтәрләр җыеп, аларны кисеп үрә башладык. Барысының да күңелендә, илебездә тынычлык булсын иде дигән теләк. Авыл халкы белән парафинга акча җыйдык. Ул кайтып җиткәнче дип, бер апа алып килгән белән ясап та карадык. Авыл халкына олы рәхмәтемне ирештерәм!» - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз