news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы мәчетләрендә Хиджаб көненә багышланган чаралар үткәрделәр

Апас районы мәчетләрендә Хиджаб көне белән бәйле чаралар үтә. Мөселман хатын-кызлары, мәчеткә йөрүче кыз балалар белән хиджаб турында, яулык бәйләү ысуллары турында очрашу-әңгәмәләр үткәрә, күргәзмәләр оештыра. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Апасның Җәмигъ мәчете, Урта Балтай, Дәвеш, Морзалар, Борнаш, Иске Әнәле, Иске Йомралы, Чирмешән авылы абыстайлары да шундый матур һәм тәрбияви чаралар үткәрделәр.

«Хиджаб гарәпчә телдән алынган һәм ул «каплау», «киртә» дигән сүзне аңлата. Изге китабыбызда да хатын-кызларның гаурәтләрен чит күзләрдән саклап киенүләренә, каплап йөрүләренә аерым игътибар бирелә. Мөселман хатын-кыз дөньясында хиджаб киемнәрнең бер өлеше һәм иң мөһим өлеше булып яулык тора. Елдан-ел мөселман хатын-кызларының киемнәре дә үзгәреш ала», - ди мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100