news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Кызыл Тау мәктәбе укучылары яралы хәрбиләргә эчке киемнәр тегә башлаган

Апас районы Кызыл Тау мәктәбе укучылары яралы хәрбиләргә эчке киемнәр тегә башлаган
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы Кызыл Тау мәктәбе укучылары яралы хәрбиләргә эчке киемнәр тегә башлаган. Үрнәк башлангыч Кызыл-Тау мәктәбе директоры Илдар Хәйбуллин теләктәшлеге һәм тырышлыгы белән оештырылган. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Без дә үз чиратыбызда изге эштән читтә калмадык. Районда уңышлы эшләп килүче «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте җитәкчесе Сания апа Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә бөтен нечкәлекләрен өйрәтте, үрнәккә кисемнәрен дә бирде, тукымалар белән дә ярдәм итте. Бер партияне тапшырдык, хәзер икенчесен әзерлибез», - дип таныштырды мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин.

Яралылар өчен эчке киемнәр тегү эше хезмәт дәресләрендә башкарыла. Биредә эш тоткарлыксыз бара. Кемдер кисә, кемдер тегә. Тегелгән эчке киемнәр үтүкләнеп, тасланып куела.

Кызыл Тау мәктәбенең 7нче сыйныфында белем алучы Ләйсән Нургалиева актив укучыларның берсе. Ул укуда да сынатмый, җәмәгать эшләренең дә уртасында кайный. Мәктәптә «Алдынгылар» хәрәкәтенең рәисе итеп тә сайланган. Волонтерлык эшенә дә бик теләп кушылган.

«Мәктәбебездә волонтерлык хәрәкәте элек-электән актив эшчәнлек алып бара. Без бик күп игелекле эшләр башкарабыз. Өлкәннәрне кайгыртабыз. Махсус хәрби операция башлангач, хәрбиләргә ярдәм итү теләге белән яна башладык. Хәрбиләргә бик булышасыбыз килә. Алар арасында безнең авылдаш абыйларыбыз да бар бит. Без теккән эчке киемнәр госпитальләрдә дәваланучы абыйларыбызга дәва бирсен», - дип теләде Ләйсән Нургалиева.

10 сыйныф укучысы Азалия Хәйбуллина җаваплы эш башкара. Ул тегү эшендә. «Тегү эшенә әти-әниемнән өйрәндем. Тегәргә бик яратам. Оста тегүче булмасам да, югалып калмадым. Укытучыларым да ярдәм итә. Файдалы эш башкара алуыма бик сөенәм», - ди ул.

Илүзә Галимовага кисү һәм үтүкләү эше йөкләнгән. Ул тиз арада киселгән тукымаларны тәртипләп тегүчегә тапшыра. Соңыннан да таслап куя.

Эчке киемнәргә эләктергечләрен Илдар Хәйбуллин үзе беркетеп тегә. Ул тегү эшен дә яхшы белә. «Эләктергечләре каты тукымадан ясалганга күрә балалар өчен аны тегү авыр. Шуңа үзем ярдәм итәргә булдым. Тегү эшен кечкенәдән беләм», - дип уртаклашты директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100