news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Дәүләки авылы ханымнары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кискән

Апас районы Дәүләки авылы ханымнары махсус хәрби операциядәгеләр өчен токмач кискән
Фото: https://apastovo.ru/

Апас районы Дәүләки авылының уңган куллы апалары клубка җыелып хәрбиләр өчен токмач кискән. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

«Кичне изге эшкә багышладык. 100 йомыркадан токмач басып кистек. Китапханә каршында оешкан «Мирас» төркеме кызлары бу эшкә зур өлеш кертте. Әле тагын очрашырга сөйләштек. Изге эшебез дәвам итә», - ди Роза апа Габбасова.

«Ярдәм янәшә» акциясе авылның мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәсәнова һәм Валентина Шәйдуллина тырышлыгы белән оешкан. Алар әлегә кадәр маскировка челтәрләре үреп тә, хәрбиләргә күңел җылыларын тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100