Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Алар кыска вакытлы ялга кайтты.
Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында хәрбиләргә түләнә торган махсус пособие, егетләрнең гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сүз барды. Шулай ук биредә материаль техник тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары һәм гуманитар ярдәм турында фикер алышынды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Егетләр Апас районы халкына күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«Алга таба да ярдәмләшеп, аралашып торыйк, егетләр! Бергә һәм бердәм булсак, Җиңү көне тизрәк җитәр», - дип теләде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз