news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты

Апас районы башлыгы үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты
Фото: https://apastovo.ru

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты. «Алга» яшүсмерләр клубында үзмәшгуль булган мәктәп укучылары үз эшләре белән таныштырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина хәбәр итә.

Балалар үзләренә нинди генә шөгыль-кәсеп тапмаганнар. Яшь бакчачылар да алар, аш-су осталары да, кайсы бәйли, кайсы тегә, араларында тырнак, каш ясаучылары да, шифалы үлән җыючылары да, хәтта заман технологияләрен кулланып табыш алучылары да бар. Шулай ук әти-әниләренә терлек, кош-корт асрауда да ярдәм итүчеләре шактый иде. Һәр баланың презентациясе кызыклы һәм үзенчәлекле булды.

Очрашу бик файдалы һәм эчтәлекле узды. Биредә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, шәхси эшмәкәрләр Наилә Әхмәдиева, Лилия Зәйнуллина катнашты һәм балаларның эшләренә мактау сүзләрен ирештереп, киңәшләрен бирделәр, киләчәктә барлык хыялларының тормышка ашыруларын теләп калды.

«Мин сезнең сәләтле һәм максатчан булуыгызга бик сокланам. Мәктәп укучылары гына булсагыз да, үзегезгә табыш китерүче, яраткан шөгыльләрегез бар. Киләчәктә һөнәри осталыгыгыз тагын да камилләшсен һәм үзегезгә зур уңышлар китерсен!» - дип теләде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100