news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы башлыгы сөт заводы эшчәнлеге белән танышты

Апас районы башлыгы сөт заводы эшчәнлеге белән танышты
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин «Ува-молоко» директоры Александр Емшанов белән заводның эшчәнлеге хакында фикер алышты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Заводта эшләр бара. Шушы көннәрдә сыр ясау цехында продукция җитештерүне башларга җыеналар. Эшчеләр өчен барлык уңайлылыклар, эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Тулы куәткә эшләүләрен телим», - дип язган район башлыгы социаль челтәрләр сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot