Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районы башлыгы басуларда эш барышы белән танышты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин көзге культураларның торышы белән дә кызыксынды. Минераль ашлама белән эшләүгә игътибар итүнең нәтиҗәсенә басым ясады. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.
Районда барлыгы 13866 гектарда көзге бодай чәчелгән иде. Шундый участокларның бүгенге хәле белән Йомралы басуларында танышты район башлыгы.
«Апас-мол» берләшмәсе быел көнбагыш культурасына игътибар бирә. Ә район буенча әлеге культура быел 3100 гектар булачак. Көнбагыш чәчү инде төгәлләнгән. Йомралы басуларында әлеге культураның тишелеше матур. Яз матур килде. Яңгырлар еш яуды. Хәзер җылылык та сөендерә. Район башлыгы әлеге факторларны истә тотып, корткычларга, бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы агулы химикатлар белән эшләүгә игътибарны көчәйтү максаты куйды.
Апас районында 11000 гектардан артык мәйданда чиста пар җире бар. Шуның 10000 гектары «Апас-мол» берләшмәсенеке. Бу берләшмәдә шактый гына мәйданда искергән күп еллык үлән басуларын сукалаячаклар. Ә инде алда - 5100 гектар мәйданда чиста пар җирен аерым игътибар белән, технология таләпләрен үтәп, агротехник алымнарны фән кушканча кулланып, эшкәртү бурычы тора. Билгеле, сукаланган күпьеллык үлән басуларында да әле башкарасы агротехник алымнар күп.
Гомумән, район буенча басуларда эшнең барышы, бөртеклеләрнең һәм чәчелгән техник культураларның бүгенге торышы матур өмет уята. Тик, тынычланып калмыйча, агротехник алымнарны нәтиҗәле дәвам итү бурычы тора,- дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз