news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Багыш авылы хатын-кызлары хәрбиләргә өй токмачы әзерли

Апас районы Багыш авылы клубында оста куллы ханымнар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына өй токмачы кисәләр. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.

«Хәрбиләргәярдәмнәрне даими әзерлибез. Җылы киемнәр дә, азык-төлек тә җибәрәбез аларга. Бу арада якташларыбызга кабат өй токмачы кистек. Апалар бердәм булып кушылдылар изге эшкә. Бүген егетләр якыннарыннан еракта, салкын, авыр шартларда Җиңү хакына хезмәт итә. Без әзерләгән өй ризыгын ашап, туган як җылысын тойсыннар иде. Барлык хәрбиләрнең дә тиз арада исән-имин килеш әйләнеп кайтуларын телибез» – дип хәбәр итә Багыш авыл клубы мөдире Сания Вафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot