news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас музеенда “Үзебезнең Алиш” күргәзмәсе уза

Күргәзмә материалларының зур өлешен язучының якын туганы, журналист,тарихчы, язучы Азат Сункишев тапшырды.

(Апас, 24 сентябрь, "Татар-иинформ", "Апастово-информ"). Апас "Туган якны өйрәнү" музее ел саен традицион рәвештә сентябрь аенда Абдулла Алишның туган көненә “Үзебезнең Алиш” дип аталган күргәзмә оештыра. Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы ул, дип яза җирле басма.

Күргәзмә материалларының зур өлешен язучының якын туганы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар “Йолдыз” газетасында эшләгән, “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты, тарихчы, язучы Азат Сункишев тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100