news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас музеенда сәгатьләр күргәзмәсе ачылды

Сәгатьләрнең бик күбесе төзек булып, әле дә вакыт саный.

(Апас, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас музеенда сәгатьчеләр династиясе дәвамчысы, Апаста яшәүче Назыйф Салаватов эш дәверендә тупланган 200гә якын кул, өстәл һәм стена сәгатьләре күргәзмәсе рәсми рәвештә һәм тантаналы итеп ачылды, дип яза җирле басма.

Сәгатьләрнең бик күбесе төзек булып, әле дә вакыт саный. Бу чарада аның хатыны – Апас үзәк китапханәсе хезмәткәре Венера, Апас аграр көллияте студентлары, тарих белән кызыксынучы апаслылар, район музейлары җитәкчеләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашты

news_right_1
news_right_2
news_bot