news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе татарча диктант язды

“Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең хаталарыңны тикшерү.

(Апас, 27 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Айрат Әминов). "Татарча диктант" акциясендә Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ильфир Гәрәев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина да кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Апас районында төп мәйданчык Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Диктантны Гүзәл Дәүләтшина укыды. Җитәкчеләр һәм Апас мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре үзләренең белемнәрен тикшерде. 

“Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot