news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас муниципаль районының Мәдәният көне Казанда була

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Апас муниципаль районының Мәдәният көне узачак. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Хөрмәтле якташлар! Барыгызны да 13 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында 14.00 сәгатьтә башланачак чарага көтеп калабыз», диелгән хәбәрдә.

Программага районның үзешчән сәнгать осталарының чыгышы, район тарихын, бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр, кул эшләре буенча остаханәләр кертелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot