news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас-Минзәлә арасында дуслык күпере салынды

Апас-Минзәлә арасында дуслык күпере салынды

(Апас, 21 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Әле күптән түгел генә Минзәләнең мәдәният хезмәткәрләре Апас җирлегенә килеп, халыкны күңелле ял иттергән иде, дип яза җирле басма.

Дуслык күперен тагын да ныгытып, апаслылар да Минзәлә җирлегенә кунакка барды. Мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт программасы тәкъдим итте, Апас районы, аның халкы, уңышлары, данлы якташларыбыз белән таныштырды. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды, озатып калды, җылы мөнәсәбәтен белдерде тамашачы.

Киләчәктә дә араны өзмәскә, мәдәни чараларны дәвам итәргә дигән фикерләр яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot