Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас мәктәбе каршындагы җәйге лагерьда 100 бала ял итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Апас мәктәбенең «Кояшкай» лагерында 11 июльгә кадәр 100 бала ял итә.
Укучылар 4 отрядка бүленгән. Һәр көнне төрле чаралар планы булдырылган. Төрле сәяхәтләр, очрашулар, кичәләр, чаралар оештырыла. «Алга» яшүсмерләр клубына да алар теләп йөри. Биредә өлкәннәр белән бергәләп шашка-шахмат уеннарында да катнашты. Бу турыда «Апас-информ» сайтында хәбәр ителә.
«Хәтер көне билгеләп үтелде. Әкиятләр көне уздырдык. Бер көнне иминлек көне итеп билгеләдек. Спорт уеннары, мәдәни чаралар барысы да укучыларга ошый», - ди Апас урта мәктәбенең директор урынбасары Эльвира Хикмәтова.
Лагерь эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да танышты. Ул эшчәнлекне югары бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз