Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас мәктәбе «Авыл укытучысы» программасы буенча физика укытучысын көтә
Кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өчен, Апас мәктәбе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ арасында педагогик кадрлар әзерләү максаты белән килешүләр төзелгән.
Апас районы мәктәбендә физика һәм математика укытучыларына мохтаҗлык бар, шул сәбәпле мәктәп, «Авыл укытучысы» федераль программасы нигезендә, физика укытучысы кирәклеге турында гариза җибәргән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова әйтте.
Авыл мәктәбе «Авыл укытучысы» программасында катнашу өчен гариза бирә ала. Программаның төп максаты – яшь белгечләргә авыл мәктәпләренә эшкә урнашырга ярдәм итү. «2020 елда Апас мәктәбенә программа нигезендә башлангыч сыйныф укытучысы урнашкан иде. Бүген мәктәп физика укытучысына гариза бирде», – диде мәктәп директоры.
Кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өчен, Апас мәктәбе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ арасында педагогик кадрлар әзерләү максаты белән килешүләр төзелгән. Мәктәпне тәмамлаучы 12 кеше максатчан белем алуга килешүләр имзалаган (информатика, математика, география, рус теле, чит телләр).
Шулай ук, директор быел «Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында Апас мәктәбе спорт залында ремонт ясалганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз