news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәктәбендә парламент дәресе узды

Әлеге ачык дәрестә, шулай ук, хакимият вәкилләре дә катнашты.

(Апас, 30 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас мәктәбендә парламент дәресе узды, дип яза җирле басма.

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең актлар залында югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.

Әлеге ачык дәрестә, шулай ук, хакимият вәкилләре дә катнашты. Алар арасында аппарат җитәкчесе Ильфир Гәрәев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина.

Ачык дәресне Апас мәктәбенең җәмгыять һәм тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин алып барды. Ул конституциянең төп төшенчәләрен аңлатып узды. Илебездәге шушы мөһим документның тарихы белән таныштырды. Парламент дәресенә карата презентация һәм дәүләт советының утырышлар залындагы бер мизгелен күрсәтте. Гражданнарның хокукларын һәм бурычларын аңлатты.

Барлык укучылар әлеге ачык дәрестә актив катнашты. Укытучы биргән сорауларга тулы җавабын бирде. Алар әлеге дәрес белән бик канәгать калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100