news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәктәбендә дөньяның барлык милләт вәкилләре очрашты

Фестивальнең максаты - укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү.

(Апас, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). Кичә Апас районында Халыклар дуслыгы фестиваленең беренче көне узды. Һәр сыйныф бер милләт вәкилен тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киемнәрен киенеп, җыр-биюләрен һәм уеннарын күрсәтеп чыгыш ясадылар.

Апас мәктәбенең актлары залы аллы-гөлле булып бизәлгән. Беренче һәм икенче сыйныф укучылары арасында татарлар, чувашлар, руслар, украиннар, үзбәкләр, чегәннәрне күрергә була иде. Һәрберсе үзенчәлекле итеп төрле милләт костюмнарын киеп җырладылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, һәр милләткә хас уеннарын тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең максаты - укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100