news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәктәбе укучысы Гран-прига лаек булды

Ильмир Садриевка диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

(Апас, 7декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Коррупциягә "Юк!" дип аталган республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә Апас урта мәктәбенең 9 "В" сыйныфы укучысы  Ильмир Садриев язган инша-эссе Гран -прига лаек булды.

5 декабрьдә җитәкчесе  Индира Сафиуллина белән Кремльгә бүләкләү тантанасына чакырылды. Ул җиңүчеләр алдында чыгыш ясады. Аның чыгышын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр.

Ильмирга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100