news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәктәбе укучылары Ленинград блокадасы батырларын искә алдылар

Сария апа Сафина Ленинградның фашист һөҗүменнән азат ителү көнен һәр ел саен күз яшьләре белән искә ала.

Апас мәктәбе укучылары Ленинград блокадасы батырларын искә алдылар
apastovo.ru

(Апас, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ") Апас урта мәктәбендә Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган зур чара узды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, музей җитәкчесе Рәмис Ногманов катнашып, чыгыш ясадылар.

Чарага ул елларны үз күзләре белән күреп, йөрәге аша кичергән Дүртиле авылыннан Сария апа Сафина да килде. Ул Ленинградның фашист һөҗүменнән азат ителү көнен һәр ел саен күз яшьләре белән искә ала. Ул вакытта аңа нибары 5 яшь була.

"Ничек исән калганбыздыр инде. Без дүрт бала үстек. Ашарга юк. Ипигә чират торганда, әни алып биргән бер телем ипине дә урлап качтылар. Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дә булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Юл бик озак булды. Кайтып кергәндә, авылда берни дә юк иде. Мунчада яшәдек", - дип хатирәләрен яңартты ул.

Ленинград камалышы турында эчтәлекле документаль фильм да укучыларны тетрәндерде. Һәркемне ипи, тыныч тормыш кадере хакында уйландырды. Чараны әзерләүче Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров укучыларга үз теләкләрен җиткерде.

Чарада “Сәләт“ балалар иҗат Үзәге укучылары да катнаштылар. Алар “Ак торна“ хәтер акциясенә кушылып, Ленинград камалышында һәлак булганннарны искә алып, ак кәгазьдән ясалган символик торналар тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100