news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәктәбе укучылары “Фронт хатлары” күргәзмәсе белән танышты

Укучылар “Солдат хатлары” альбомы белән дә таныштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

(Апас, 22 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары (барысы 300 гә якын бала) мәдәният йортында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырылган “Фронт хатлары” дип исемләнгән фотокүргәзмә белән таныштылар, дип яза җирле басма.

49 банердан торган әлеге күргәзмәдәге хатларны балалар кызыксынып карадылар, күбесен укыдылар. Алар шулай ук Апас туган якны өйрәнү музеенда сакланган “Солдат хатлары” альбомы белән дә таныштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Укучыларда әлеге күргәзмә зур кызыксыну уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100