news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәдәният йортының рәссам-бизәүчесе мактаулы исемгә лаек булды

Вячеслав Носовның районның социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше зур.

(Апас, 28 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас мәдәният йортының рәссам-бизәүчесе Вячеслав Носов Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды, дип яза җирле басма.

Олы бүләкне Лаешта узган Бөтенроссия “Каравон” фестивалендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Вячеслав Носовның районның социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше зур. Аны чын күңелдән котлыйбыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100